Аны Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, республика вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров озатып йөрде.Биредә республика Рәисе Сабада аграр көллиятнең яңа тулай торагын карады. Көллияттә 293 кеше белем ала, Тулай торагы 173 урынга исәпләнгән. Шулай ук Саба районында капиталь төзекләндерү, төзелеш проектларының үтәлеше белән танышты.
Республика җитәкчесенә хокук ярдәме күрсәтүнең быел төзелгән яңа Үзәген күрсәттеләр, биредә гражданнарга, махсус операциядә катнашучыларга һәм гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтелә.
Рөстәм Миңнеханов биологик чистарту корылмаларын да карады, биредә технологик процесслар автоматлаштырылган. Республика Рәисе Саба индустрия паркында цинк эшләнмәләре заводы эшчәнлеге, үсеш перспективасы белән кызыксынды.
Иң куанычлысы, Рөстәм Миңнеханов Сабада ат спорты комплексын ачуда катнашты.
Әлеге комплекс 2014 елда “Газпром – балаларга” программасы ярдәмендә төзелгән.Анда ел дәвамында Саба районы Кубогына Россия төбәкләре вәкилләре катнашында ат ярышлары үткәрелә. Республика Рәисе Татарстанда атчылыкны үстерүгә һәм ат спортын популярлаштыруда зур эш башкарылуын билгеләп үтте, Алтайда татр токымлы атлар узышы үткәрелүен искә төшерде.
Фәнис Мөхәммәтов, Максим Коронский. Дамир Мөхәмәтханов Татарстан Яңылыклары. Саба районы.