Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада Сабан туе көннәре турында карарны имзалады.
Татарстан авылларында, район үзәкләрендә 10-11 июньдә;
Чаллыда 17 июньдә;
Казанда 24 июньдә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Министрлар Кабинетына җирле идарә органнары белән бергә бәйрәм чараларын уздыруны оештыруны йөкләде.