Татарстан Прокуратурасы ТР Дәүләт хезмәтләре порталында мәктәптә укуларын дәвам итү турында электрон гариза булмау сәбәпле, мәктәп линейкасына җибәрмәгән Чаллы укучысы белән булган хәл факты буенча мәгълүматны тикшерә башлады. Бу хакта ТР прокурорының ММЧ белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.
Билгеле булганча, 16 яшьлек кызны линейка вакытында ук 10нчы сыйныфка кабул ителмәвен белдергән сыйныф җитәкчесе өенә озаткан. Укытучы сүзләренә караганда, ул укуын дәүләт хезмәтләре турында электрон гариза булмау сәбәпле дәвам итә алмый. Документларны кәгазь вариантта алар 24 июньдә тапшырган.
Мәктәп җитәкчелеге документлар ике форматта: кәгазь һәм электрон рәвештә кабул ителә, дип ышандыралар.