Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәйдә «Безнең ишегалды» президент программасы буенча ремонтланган ишегалларының берсендә булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Президенты Төзүчеләр урамындагы ишегалды территориясен карап чыкты. Рөстәм Миңнехановка планлаштырганда халык карары буенча беренче чиратта өстенлек җәяүлеләр юлына бирелде, дип сөйләделәр. Ишегалдында тротуарлар мәйданын арттырганнар, яңа асфальт салганнар, тышкы яктырту эшләре башкарылган, эскәмияләр һәм урналар урнаштырылган, шулай ук парковка урыннары саны арттырылган.
Зәй районында 5 ел эчендә 175 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла, шуларның 45е — быел. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында ишегалларын төзекләндерү эшләре «Татнефть» компаниясе акчаларыннан финанслана.