Татарстан Президенты Төркиягә эш сәфәре вакытында Измир провинциясе сәнәгать зонасында булды.
Рөстәм Миңнеханов берничә предприятие эшчәнлеге белән танышты. «Эсен Пластик» заводында суүткәргеч, телекоммуникацион, җыелган суларны агызуга билгеләнгән пластик торбаларның җитештерелүен карады. Автомобильләргә, көнкүреш техникасына, электроникага, мебельгә болтлар һәм ныгыту детальләре эшләп чыгаруга махсуслашкан «Норм Дживата» предприятиесендә дә булды.