Татарстан Президенты сайлауларынының якынча датасы билгеле булды. Сайлау 13 сентябрьгә билгеләнергә мөмкин. Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше, җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар әлеге карар проектын хуплады. Аны 11 нче июньдә Дәүләт Советы утырышында караячаклар.