Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Көне уңаеннан котлавы — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Көне уңаеннан котлавы

11.06.2022
Минтимер Шәймиевне юбилее белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады

Кадерле татарстанлылар!
Сезне дәүләтебез бәйрәмнәренең иң зурысы – Россия Көне уңаеннан чын йөрәктән котлыйм. Ул Туган илебезнең көчен, аның күпгасырлык тарихын, күпмилләтле халкының бөек казанышларын гәүдәләндерә.
Ата-бабаларыбызның хезмәт батырлыгыннан, яу кырындагы каһарманлыгыннан, табигатебезнең гүзәллеге һәм байлыгыннан рухланып, без игелекле, шәфкатьле гамәлләр кылабыз, мөһим ачышлар ясыйбыз һәм сөекле илебезнең көннән-көн алга барачагына ихлас өмет баглыйбыз.
Ватаныбызның рухи хәзинәләре, аның дәүләт суверенлыгын һәм бердәмлеген, кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре өстенлеген, лаеклы тормышын һәм ирекле үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән Россия Конституциясе принциплары һәрберебез өчен олы әһәмияткә ия.
Россия Федерациясенең алгарышлы субъектларыннан берсе буларак, Татарстан Республикасы ил куәтен ныгытуга лаеклы өлеш кертә. Сәнәгать җитештерүендәге, торакны файдалануга тапшырудагы, авыл хуҗалыгындагы, инвестицияләр җәлеп итүдәге уңышларыбыз безгә алдынгылар сафында урын тоту өчен ныклы нигез булып тора. Соңгы елларда бик күп татарстанлылар спорт, мәдәният, мәгариф һәм фән өлкәсендә, шулай ук Ватанны саклау эшендә зур җиңүләргә ирешеп, Россиянең данын арттырды. Татарстан киләчәккә өмет белән яши: көнкүрешебезнең күп кенә өлкәләрен цифрлы нигезгә кору һәм яңа технологияләр куллану безгә кадәрге күп буыннар тарафыннан тупланган эчке егәребезне, сәләтебезне тагын да нәтиҗәлерәк файдаланырга, тормыш сыйфатын яхшырту өчен халыкка хезмәт күрсәтүне тиешле дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек тудыра. Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм шәхсән Президентыбыз В.В. Путинның булышлыгы үсешебезгә бәрәкәтле этәргеч бирә.
Россиягә читтән моңарчы күрелмәгән басым ясала торган хәзерге заманда гражданнарның бердәмлеген һәм үзара дус-тату яшәвен, милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлыкны саклау, ксенофобия һәм нацизмның теләсә кайсы яңа чагылышларына каршы көрәшү, Ватаныбызның тарихи үткәне турындагы хак мәгълүматны җиткерүгә ярдәм итү, яшьләргә күркәм тәрбия бирү – үсешебезнең мөһим шарты.
Минем уемча, Россия Көнен бәйрәм итү, һичшиксез, бердәмлегебезнең ачык мисалы булыр, үз көчебезгә ышаныч өстәр.
Сезгә бәхет, иминлек, рухи күтәренкелек телим, хөрмәтле татарстанлылар!

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Рөстәм Миңнеханов һәм Хөснуллин М12 трассасындагы эш барышын бәяләде

Рөстәм Миңнеханов һәм Хөснуллин М12 трассасындагы эш барышын бәяләде

Хәерле көн, Татарстан! (1.06.22)

Хәерле көн, Татарстан! (14.06.22) Грант

Яңалыклар (1.06.22)

Яңалыклар (14.06.22)

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+