Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Әлмәт районына сәфәре вакытында «Носкофф» сәүдә маркасы белән билгеле «Алсу» оек тегү фабрикасында булды. Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә фабрикада медицина битлекләре һәм махсус киемнәр тегү линиясен ачканнар. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Предприятие киҗе-мамык тукымадан тегелгән бер тапкыр кулланыла торган саклагыч кием комплекты һәм күп тапкыр файдаланыла торган битлекләр чыгара башлады. Шәхси саклану чаралары җитештерүдә 19 тегүче эшли», — диелә хәбәрдә.
ТР Президенты әлеге эшнең бик тә мөһим икәнлеген искәртте һәм тиздән фабрикада эшләүчеләрнең үзләре ияләнгән продукция җитештерүгә әйләнеп кайтачакларына ышаныч белдерде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук фабрика җитәкчелегенең кешеләрне тикшергәндә катгыйрак булуын сорады. «Профилактика кагыйдәләре һәркемгә бертөрле булырга тиеш. Фабрикага килгән һәр кешенең температурасын үлчәргә һәм антисептик белән эшкәртергә кирәк. Хәтта ул Президент җитәкчелегендәге делегация булса да», — диде Миңнеханов.