Татарстан Президенты республика югары уку йортлары укучыларын Россия студентлары көне белән котлады — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Төп яңалык

Татарстан Президенты республика югары уку йортлары укучыларын Россия студентлары көне белән котлады

25.01.2022
Бүген Ватан геройлары көне

Кадерле дуслар! Сезне Россия студентлары көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!

Россиядә беренче университет ачылган вакыттан җәмгыятьтә Студентлар бәйрәме укучы яшьләрнең бердәмлеге, татулыгы, туганлыгы билгесе буларак кабул ителә. Татарстанның югары уку йортларында белем алучы 140 меңнән артык егет һәм кыз бу көнне тантаналы төстә билгеләп үтә. Үсү-камилләшүне, алгарышны өстен күргән, тырыш, актив, талантлы яшьләр – безнең мактанычыбыз. Аларның укуда гына түгел, фәндә, спортта, сәнгатьтә казанышларга омтылуы хөрмәткә лаек.
Татарстан хәзерге көндә мәгариф һәм һөнәри осталыкка ия булган хезмәткәрләр әзерләү өлкәсендә кайбер төп юнәлешләр буенча алдынгылар сафында бара. Безнең студентлар һәм яшь белгечләр мәртәбәле илкүләм, шулай ук халыкара конкурсларда һәм олимпиадаларда зур җиңүләр яулый. Республика югары уку оешмаларының берьюлы бишесе узган елда «Приоритет-2030» программасына кертелде. Без шулай ук 2021 елда Россиядә иң яхшы студент дип танылган егетнең Татарстанда укуы белән дә горурланабыз.
Соңгы берничә ел, куркыныч чир таралу шартларында, һәрберебез өчен зур сынау булды. Әмма бу кыенлыклар безне чыныктырды, үзебезгә ышанычыбызны арттырды, четерекле хәлләрдән чыгуның иң дөрес юлларын табарга сәләтле, хәвефләргә бирешмәслек көчле булуыбызны раслады.
Кадерле студентлар! Гыйлем туплау өчен сабырлык, оешканлык, киләчәгеңә җаваплы һәм җитди карау таләп ителә. Үзегез белем ала торган уку йортларындагы фәнни мәктәпләрнең иң яхшы традицияләрен дәвам иттерерсез, илебез үсешенә лаеклы өлеш кертерсез дип ышанам. Студентлык еллары тормышыгызның иң истәлекле, иң ямьле һәм онытылмас чоры булсын! Сезгә күтәренке рух, уңышлар телим, һәр эшкә кыюлык белән алыныгыз, иҗат итегез, якты өметләр белән яшәгез һәм, һичшиксез, максатларыгызга ирешегез! Бәйрәм мөбарәк булсын!

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Чаллыда туйдан соң егет хатынын һәм аның сеңлесен үтерә

Чаллыда туйдан соң егет хатынын һәм аның сеңлесен үтерә

Без кырык беренче ел балалары — киноэкранда

Яңалыклар (25.01.22)

Хәерле көн, Татарстан! (28.05.21)

Хәерле көн, Татарстан! (25.01.22)

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+