30 августта Республика көне һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы чаралар дәвам итәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын бәйрәм белән котлады.
“Хөрмәтле татарстанлылар!
Республиканың Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән, шәхсән үзем сезне иң зур әһәмияткә ия булган дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы Көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм! Бу тантана ватанпәрвәрлек, хезмәт сөю, күпмилләтле Россиянең һәм газиз республикабызның традицияләренә хөрмәт рухында тәрбияләнгән барлык татарстанлыларны берләштерә.
Яңа дәүләтчелек чорында кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту, тормышны яхшыртырга омтылу республика үсешендәге төп максат булды һәм киләчәктә дә шулай булачак.
Татарстан АССР төзелүгә быел 100 ел тулды һәм бу вакыйганың дәүләтчелегебез тарихында аеруча мөһим булуын билгеләп үтәргә кирәк. Җитмеш еллык үсеше чорында безнең автономия Советлар Союзы күләмендә күптармаклы икътисады, алдынгы фәне, мәгарифе һәм бай мәдәнияте белән дан казанган республикаларның берсе буларак танылды.
Башкалабыз Казанга Россия Федерациясенең «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелү Хәтер һәм дан елында күренекле вакыйга, республикабызның Бөек Җиңүгә һәм Ватанның куәтен арттыруга керткән зур өлешен бәяләү булды.
Ихластан сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, күңел күтәренкелеге һәм барлык уй-ниятләрегезнең чынга ашуын телим, -диелә Рөстәм Миңнханов котлавында.