Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнисен 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итте. Әлеге уңайдан ул «Инстаграм» социаль челтәрендәге сәхифәсендә әнисенең фотосын урнаштырган. «Кадерле әнием, туган көнең белән сине! Исәнлек-саулык, озын гомер телим!» — дип язган Татарстан Президенты.