Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулда Төркиянең машина төзелеше продукциясен җитештерүчеләре белән очрашты.
Әлеге берлек станоклар һәм төрле җиһазлар җитештерүче 200дән артык компанияне берләштерә. Әңгәмә барышында берлек рәисе Эмре Селим игътибарны Төркия бизнесы керткән инвестицияләренең Татарстан белән Россиядә генә түгел, ә ЕврАзЭс базарына да чыгарырга мөмкинлек бирүенә юнәлтте. Татарстан Президенты исә Төркиянең Татарстан өчен алдынгы чит ил партнеры булуын, ә узган ел исә товар әйләнешенең 360 миллион доллардан артып китүен билгеләп үтте.