Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Алтай Республикасына килде. Республика башлыгы Олег Хорохордин һәм Рөстәм Миңнеханов сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне имзалады. Татарстан Президенты бу вакыйганы республикалар арасындагы мөнәсәбәтләрдә яңа этап дип атады. Шулай ук ул уртак планнарны гамәлгә ашыру өчен юл картасын әзерләргә тәкъдим итте.