Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда булды.
Икенче гимназиядә укучылар белән аралашты, мәктәп ашханәсендә ризыкларны татып карады, аның сыйфатын югары бәяләде. Ә «Нур» яшьләр үзәгендә Президентка Татарстанның яшьләр үзәкләре эшчәнлеге стандартын тәкъдим иттеләр. Республикада 37 стандарт буенча өч юнәлештә – инфраструктура, ремонт, кадрлар һәм программалар белән тәэмин итү буенча эш оештырылган.
Рөстәм Миңнеханов яңа яман шеш авырулары үзәгендә дә булды. Ул елына 100 мең кешене кабул итүгә, 30 мең нур терапиясе сеансын үткәрүгә исәпләнгән. Төзелеш федераль һәм республика Хөкүмәте ярдәмендә мөмкин булды. Президент компенсаторлар җитештерү заводында җитештерү линиясен карады, продукция белән танышты. Рөстәм Миңнеханов предприятиенең югары дәрәҗәдә эшләвен билгеләп үтте, яңа юнәлешләрне үзләштерергә тәкъдим ясады.