Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 15 гыйнварда Гайдар форумында катнаша. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.
«Бүген Мәскәүдә Гайдар форумы ачыла. Иртәгә Рөстәм Нургали улы форум эшендә катнашырга ниятли. ТР Президенты инклюзив спортны үстерү буенча эксперт дискуссиясендә катнашачак», — диде Галимова.
Форумда Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышын үткәрәчәк. Җыелышта ассоциациянең 2020 елда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясаячаклар, шулай ук советның яңа әгъзаларын сайлыйлар.