Татарстан Президенты программасы буенча ишегалларын төзекләндерү колачы көннән-көн киңәя. Кайбер йорт яны территорияләрендә моңа кадәр буш яткан территорияләр дә тәртипкә китерелә. Ишегалларын төзекләндерү буенча проектларга тәкьдимнәр кертүдә халык та катнаша. Белгечләр хәзер проектлаштыруның финал этабына керде. Уртак эшнең нәтиҗәләре нинди? Бу хакта киләсе репортажда.
Реконструкциядән соң ишегалды нинди булачак? Бу мәсьәлә һәркемне борчый. Комаров һәм Латыш Укчылары урамнарында яшәүчеләр төзекләндерү проекты турында фикер алышты.
«Безнең ишегалды» программасы экспертлары белән бергә, тәкъдимнәрне тыңларга хакимият, идарәче компанияләр вәкилләре, подрядчылар һәм проектлаучылар килде. Кайчагында уртак фикергә килү кыен, ә һәркемнең уй-ниятләрен исәпкә алу мөһим.
«ТР шәһәрләрен үстерү институты » фонды департаменты җитәкчесе «Безнең ишегалды» программасы кураторы» Венера Камалова: «ишегалларына керү юлларына билгеләрне Идарәче компания куячак. Төзекләндерү алдыннан халыкның фикерен тыңлаган идек, зур төзәтмәләр кертергә туры килмәде, шикаятьләр дә булмады.»
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган программа буенча Татарстанда 400дән артык ишегалды төзекләндерелә инде. План буенча быел 1084 йорт яны территориясен тәртипкә китерергә кирәк.
Ә биредә яшәүчеләр яңартылган урыннардан файдалана инде. Әлеге территория Глушко һәм Бигичев урамнарындагы берничә ишегалдын берләштерә, анда 6 меңнән артык кеше яши, алар да проектны эшләүдә турыдан-туры катнашканнар.
Барлык теләкләрне исәпкә алып, ачык һавада кинотеатр, футбол кыры, ял зонасы һәм заманча балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Файдасыз бушлык нибары ике ай эчендә балалар һәм өлкәннәр өчен заманча ял итү урынына әйләнде.
Сезнең ишегалдыгызда масштаблы төзекләндерү программасы кайчан башланыр? Моны двор.татар сайтыннан белергә мөмкин. Территорияләр исемлеге көн саен тулылана. Сыйфатсыз эшләргә яки төзелеш планын бозуга карата шикаятьләрне кайнар линия телефоны яки ватсап номеры буенча җибәрергә мөмкин. Шулай ук фотосүрәтләр һәм видеоязмалар да кабул ителә.
Александр Шмагин. Ринат Сәхибгәрәев