Мәскәүдә “Төзелеш. Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм шәһәр мохиты” юнәлеше буенча Россия Дәүләт Советы комиссиясе утырышы булды.
Аны комиссия җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов алып барды. Утырышта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин катнашты. Татарстан Президенты бердәм территорияләрне үстерү, торак төзелешен арттыру өчен яңа мөмкинлекләр эзләү кирәклеген билгеләп үтте.