Татарстан Президенты каршындагы телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе нәфис сүз осталарының “Татар сүзе” дигән конкурсын уздыру турындагы тәкъдимне хуплады. Бәйгенең нигезләмәсе расланды. “Татаринформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә конкурсның үзенчәлекләре белән таныштырдылар.
Беренче чиратта, ана телебезнең чисталыгына, сафлыгына, аһәңле яңгырашына игътибар итәчәкләр. Соңгы вакытта гомумән телебезнең пычрана, югала баруы иҗат әһелләрен сагайта. Конкурс шушы проблеманы хәл итүнең бер чарасы.
Конкурсның сайлап алу туры онлайн форматта уза. Икенче турда катнашучыларны чакырып, аларга осталык дәресләре бирелә. Бу эшкә Камал, Тинчурин театры артистлары, эстрадабыздагы мәртәбәле алып баручылар җәлеп ителә.
Бәйге шигьрият, проза, мәсәл номинацияләрендә үтә. Ун яшькә кадәрге, 11дән алып 17 яшькәчә, 18 яшьлек һәм өлкәнрәкләр арасында җиңүчеләр билгеләнә. Театр, кино, концерт оешмаларының нәфис сүз осталары, дикторлар үз номинацияләрендә иң яхшыларны ачыклаячак. Һәр номинация буенча саллы гына бүләкләр каралган.