Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы районында игеннәрне урып-җыюның торышын карады. Кырда төшке аш вакытында Рөстәм Миңнеханов үзенең дә авылда туып-үсүе, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлавы турындагы хәтирәләрне искә алды. Тынгысыз авыр хезмәтләре өчен игенчеләргә рәхмәт белдерде. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә республика үзен тулысынча тиешле азык-төлек продуктлары белән тәэмин итә. Ютазыда Рөстәм Миңнеханов шулай ук капиталь төзекләндерелгән балалар бакчасын, грант буенча төзелгән сөтчелек комплексын карады. Президент Бөгелмә районында да булды.
Татарстан Президенты Бөгелмә районында уракның барышын, яңа терлекчелек комплексы төзелешен бәяләде. Комплекс Германия инвесторары ярдәмендә салына, компания күп еллар дәвамында Бөгелмә җирендә сөт җитештерү һәм үсемлекчелекне үстерүдә катнаша.
Продукциягә ихтыяҗ зур, җитештерүне арттыру мөмкинлекләре бар. Бу Татарстан өчен отышлы — яңа эш урыннары була, авыл кешеләренең хезмәт хакы арта, — дип билгеләп үтте Президент очрашулар вакытында.
Халык белән сөйләшү Бөгелмәдә, Президент программасы буенча яңартылган «Безнең ишегалды» мәйданчыгында дәвам итте. Биредә алты йорт урнашкан. Асфальт җәелгән, парковка, балалар мәйданчыгы төзекләндерелгән, эскәмияләр, яктырту җиһазлары куелган. Боларның барысы да кешеләрне сөендергән. Төзекләндерүгә 21 млн. сумга якын акча бирелгән.
Бөгелмәдә кырыкка якын ишегалды төзекләндерелгән. Яшьләр өчен дә күп эшләнә. Мәдәният сарае янында Рөстәм Миңнехановны « Яшьләр вакыты” автобус туры республика акциясендә катнашучылар каршылады. Акция 4 августта старт алды. Ул җиде районда узды. Максаты-мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне республиканың иҗтимагый тормышында катнашырга җәлеп итү. Яшьләр актив, инициативалар һәм проектларны Рөстәм Миңнехановка да тәкъдим иттеләр. Шуларның берсе — Татарстан Президенты үзе катнашында әзерләнгән ролик.
Рөстәм Миңнеханов яшьләргә торак бирү инициативасы белән уртаклашты.
Татарстан-ул мөмкинлекләр территориясе. Безнең республика төп күрсәткечләр буенча башка төбәкләр арасында лидер. Монда Татарстанның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнехановның өлеше зур.
Инна Данилова, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары, Бөгелмә районы.