Татарстан Президенты хоккей өчен спорт сумкасы турында хыялланган 15 яшьлек Роман Бикининның Яңа ел теләген үтәде. Рөстәм Миңнеханов Романның һәм тагын өч яшь татарстанлының хатын «Теләкләр чыршысы»ннан алган иде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
«Роман «Ак Барс Следж» командасында хоккей белән шөгыльләнә. Команда быел формалаштырылды, аның составында 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге 19 бала бар», — дип белдерде Лилия Галимова.