«Бүген без, элеккечә үк, тыныч тормышыбызның ышанычлы саклануына инанабыз. Россия Федерациясе Кораллы көчләренең кадрлар составы ныгый, офицер һәм солдатларның профессиональ белеме яхшыра, хәрби бүлекчәләрнең матди-техник җиһазланышы ныгый», — диелә котлау телеграммасында.
«Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле Ватанны саклаучылар! Бу тантаналы көндә сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим. Һәрвакыт өстебездә тыныч күк булсын», — диде Татарстанның Премьер-министры.