Татарстан Оборона министрлыгы белән 25 мартка кадәр хәрби хезмәткә контракт төзегән гражданнар 400 мең сум алачак. Бу турыда Казан контракты буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары, майор Рөстәм Сафиуллин хәбәр итте. Моңарчы контракт төзегәндә бер тапкыр түләнә торган акча күләме — 195 мең сум иде. Ватаныбыз язмышына битараф булмаган, кыюлык, батырлык күрсәтергә, ватаныбызны якларга әзер булучыларны, «Батыр» контракт хезмәтенә кабул итү үзәгендә көтәләр.
Ул «бер тәрәзә» принцибы буенча эшли.
«Контракт төзү өчен паспорт һәм хәрби билет булган хәрби комиссариатка килергә кирәк. Моннан тыш, казанлылар «Батыр» үзәгенә шәхси эшне рәсмиләштерү һәм медицина тикшерүен узу өчен мөрәҗәгать итә ала. Рәсмиләштерү бераз вакыт ала, медкомиссия уртача 1,5 сәгать, барысы да бер урында.