Быел үзенең 125 еллыгын билгеләп үткән Татарстан Милли музеенда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган үзенчләлекле экспозиция төзелде.
Ул әһәмиятле вакыйгалар һәм шәхесләр язмышлары аша республикабызның бер гасырлык тарихын чагылдыра. Экспозиция даими эшләячәк. ТАССРның төрле чордагы үсешенә, табигый байлыклары һәм аларны куллануга багышланган материаллар, шулай ук республика үсешенә аеруча зур өлеш керткән шәхесләр турындагы экспонатлар тамашачыларда зур кызыксыну уята. Экспозиция хәзерге заманның иң алдынгы технологияләрен кулланып төзелгән, интерактив мәйданнар һәм комплекслар файдаланыла. Музей эшчәнлегендә тагын бер яңалык: биредә беренче тапкыр музей-мәгариф үзәге дә ачылды. Ул Татарстанда яшәүче яшь буынны халыкның берничә гасырлык традицияләре, һөнәрчелек үрнәкләре нигезендә тәрбияләүне күздә тота. Әлеге үзәк белән республика мәгариф учреждениеләрен хезмәттәшлеккә чакыралар. Биредәге материалларның яшь буынны ата-бабаларыбыз мирасына таянып тәрбияләүдә өлеше бәһасез.