Иртәгә, 15 нче февральдә, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә, Татарстан Милли музеенда Казан халкына һәм кунакларына «Моабит дәфтәрләре»нең оригиналь кулъязмасын күрсәтәчәкләр.
Уникаль кулъязма могҗиза булып сакланган һәм Бөек Ватан сугышыннан соң СССРга эләккән. 1966 елдан реликвия-Татарстанның төп тарихи музеенда саклана. Аны елга бер тапкыр – Муса Җәлилнең туган көнендә генә чыгаралар. Бу көнне көндезге сәгать уникедән-бергә кадәр музейга керү ирекле булачак.
Быел Төп нөсхә көнендә иҗат программасын пианист һәм композитор Эльмир Низамов, Габдулла Кариев исемендәге театр артистлары, Казан театр училищесы студентлары, «Җәлил укулары» халыкара әдәби конкурсы финалистлары тәкъдим итәчәк. Шулай ук беренче Май мәйданында герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куела. Ә инде 17-18 нче феврал көннәрендә Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесе узачак. Быел әлеге бәйге 60 нчы тапкыр уза.