Татарстан Милли музеенда «Мин-Россия гражданины! Мин — Татарстан баласы!” акциясе — Казанның 14 яше тулган яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы узды.
Яшь гражданнарга илнең шәхесен раслаучы төп документны Татарстан милли музее директорының беренче урынбасары Светлана Измайлова тапшырды.
Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән акция укучыларны туган як тарихы белән таныштыра, балаларда актив гражданлык позициясе, Россия дәүләте символикасы – герб, флаг, гимнга карата ихтирам һәм сакчыл караш тәрбияли.
Бу тантаналы вакыйга барлык кунаклар күңелендә, бигрәк тә балалар өчен истәлекле һәм мөһим вакыйга булды.
Бу көн паспортлы булган яшь гражданнар хәтерендә әле озак сакланачак.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хамидуллин. Татарстан яңалыклары.