Татарстан Милли музее “Җиңү диктанты” Халыкара мемориаль акциясен үткәрә. Ул 3 сентябрьдә узар дип көтелә. Әлеге акцияне “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте берничә җәмәгать оешмасы бергәләп оештыра.
8(843) 292-00-55
“Җиңү диктанты”нда катнашу өчен “Диктант дефис Победы нокта рф” сайтында алдан теркәлергә мөмкин. Әлеге чара Россия һәм башка дәүләтләр гражданнарына Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен тикшерергә мөмкинлек бирә торган Халыкара тарихи акция. Ул тест формасында уза. Барлыгы 25 сорау. Белешмәләр өчен телефон экранда күрсәтелгән.