Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республикадан махсус хәрби операциягә китүчеләргә ярдәм йөзеннән акча җыю турында игълан итте. “Җыелган акчага иң беренче чиратта җылы киемнәр, оекбашлар, перчаткалар, аптечкалар, армия өчен хәләл коры паеклар, тушенка сатып алырга һәм җибәрергә кирәк,” — диелә нәзарәт сайтында.
Гео досье Белешмәләр өчен телефон 225 33 22
Теләге булган һәркем якташларыбызга ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара. Акча җыю өчен реквизитлар нәзарәтнең рәсми сайтында, белешмәләр өчен телефон номеры экранда күрсәтелгән.