Бүген рамазан ае башланды. Мөселманнар уразага керде. Изге ай башланыр алдыннан Татарстан мөселманнары 8 нче корылтайга җыелып баш мөфти сайлады.Корылтайдан хәбәрчебез Мөршидә Җиһанның махсус репортажы.
Барлыгы алты әманәт: Алар барысы да Татарстан диния нәзарәтенең эш юнәлешләрен чагылдыра.
Корылтай эшендә татарстанның һәр мөхтәсибәтеннән барлыгы мең ярым имам катнашты. Араларында озак еллар «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы булып эшләгән 94 яшьлек аксакал Харис хәзрәт Салихҗан да бар иде.
Нәзарәтнең башка мөфтиятләр белән чагыштырганда иң көчле ягы – ул “Хозур” Нәшрият йорты. Бихисап китаплар белән бастыру белән бергә интернет аша, радио- телевидение , газета-журналлар эшчәнлеге дә күз алдында.
Элгәрләребез дә сүзгә түгел гамәлгә бәя биреп эш иткән. Корылтай эшендә катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Коръәннең дөньядагы иң яхшы басмаларының берсе — Казан басмасының төрле илләрдә басылган нөхсәләре күрәтелде. Биредә шулай ук Диния нәзрәтенең Зәкәт фонды , хаҗ сәфәре белән бәйле эшчәнлек хакында да мәгълүмат урнаштырылган.
Беренчеләрдән булып 8нче татарстан мөселманнары корылтаенда катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
Татарстан Президенты үз чыгышында киләсе елда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк юбилей чараларын да искәртте һәм имамнарга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Хисап докладларыннан соң мөфти, аның беренче урынбасары, баш казый һәм үзәк ревизия комиссия әгъзаларын сайлау булды. Делегатларның күпчелек тавышы белән мөфти итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин, беренче урынбасары итеп – Илфар хәзрәт Хәсәнов, баш казый итеп — Җәлил хәзрәт Фазлыев сайланды.
Мөршидә Җиһан. Дамир Мөхәммәтханов. Татарстан яңалыклары.