Бу атнада Татарстан мәктәпләрендә парламент дәресләре башлана. Алар бүгеннән алып 17 нче февралгә кадәр дәвам итә. Укучыларны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының сайлау системасы нигезләре белән таныштыралар. Мондый дәресләр быел узасы Россия президенты сайлаулары турында һәм гражданлык үзаңының мөһимлеге турында сөйләргә ярдәм итә. Республика Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, быел мартта сайлауларда беренче тапкыр 90 меңгә якын кеше катнашуы көтелә.