Укытучы һөнәренең югары статусын хупларга һәм кадрлар әзерләүгә аерым игътибар бирергә. Әнә шундый бурычны Казанда үткән авгутс киңшәмәсенең пленар утырышында Татарстан Рәисе мөгаллимнәргә йөкләде.
Мәгариф өлкәсендә ел саен үткәрелә торган иң төп вакыйгаларның берсе- Педагогик хезмәткәрләр катнашында узган август киңәшмәсенең пленар утырышы. Биредә еллык эшкә йомгак ясала, киләсе уку елына бурычлар куела.
Быел Казанның «Бәшир Рәмиев” исемендәге ИТ-технопаркында үткән пленар утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасарыАнастасия Ракова, Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, югары уку йортлары ректорлары, педагоглар катнашты. Киңәшмәдә катнашучыларны Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов видеоэлемтә сәламләде.
Яңа уку елына санаулы көннәр калып бара. Мәгариф өлкәсе алдына яңа бурычлар куела. Төп бурычларның берсе укучыларны шушы илнең гражданнары, ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләү. Шуңа бәйле рәвештә ил күләмендә 1 нче сентябрдән яңа үзгәрешләр көтелә. Алар яңа федерал дәрәҗәдәге бердәм дәреслекләргә кагыла, анда махсус хәрби операциягә аерым бүлекләр багышлана.
Шулай ук ватанпәрвәрлк тәрбияләү буенча да бердәм программа эшләнә, 1 сентябрьдән ул да үз көченә керер дип планлаштырыла. Һәм әлбәттә, 6-11 сыйныф укучылары өчен әзерләгән һөнәри юнәлеш дәресләре. Ул бөтен төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда да, пәнҗешәмбе көннәрендә укытыла. 2023нче ел йомгаклары буенча республикада – 199 укучы -100 бал җыйган һәм 250 дән артык олимпиада җиңүчеләре булды. Әлеге һәм башка фактлар турында Республика мәгариф министры үзенең чыгышындасөйләде.
Шулай ук министр, мәгариф өлкәсендәге проблемалрга да тукталды, бу замана шартларында укучының белем сыйфатын арттыру, укытучы кадрларын әзерләү, яңа балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү, кәгаз эшләрен киметү зарурлыгы турында да искәртте.
Быел Россиядә остаз һәм педагог елы. Укытучы шәхесенә аерым игътибар бирелергә тиеш. Татарстан Рәисе моны аеруча билгеләп үтте.
Утырышта катнашучылар — күргәзмә белән дә танышты. Биредә республикабыз районнырының мәгариф учаклары үзләренең кул эшләнмәләре белән, укучылар тарафыннан ясалган иҗади эшләре белән таныштырды.
Шунсы да игтибарга лаек, хәзерге вакытта республикада балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелеше дәвам итә. Быел 1 нче сетябрдән 11 яңа мәктәп ачыла.
Алар 9 мең ярым укучыга исәпләнгән. 300 дән артык балалар бакчасы төзелгән. Ул гына да түгел, Мәскәү белән Татарстан арасында килешүгә кул куелды һәм аңың нигезендә бердәм цифрлы мәгариф системасы төзелә. Ул әти-әниләргә, укучыларга һәм укытучыларга зур ярдәм була. Әлеге бердәм системаны республикабыз мәктәпләренә ел дәвамында акрынлап кертә башлыйлар.
Чулпан Әмири, Диана Дасаева, Александр Ршеткин, Татарстан яңалыклары.