Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәме алдыннан гадәттәгечә “Мохтаҗларны ашат” акциясен игълан итте. Әлеге башлангыч кысаларында теләгән һәркем “Зәкят” фондыннан гаеткә сарык сатып алып, аның итен мохтаҗларга тапшыра ала.
Бер яшьлек бәрәннең бәясе 8000 сумны тәшкил итә. Фондның үз хезмәтләре исә – малны сую, итне ваклау һәм мохтаҗларга – инвалидларга һәм күп балалы гаиләләргә өләшү – бушлай.
Корбан гаетенә сарык чалуга гариза калдыру өчен (843) 225-33-22, 590-27-50 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Татарстан мәчетләре шулай ук гаеткә корбан чалу өчен гаризалар кабул итә башлады.