Россия Президенты Владимир Путин 2023нче елның 27 июлендәге 242-рп номерлы боерыкка кул куйды, анда Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллинга Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан әзерлек һәм башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерелә.
«Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрүдәге казанышлары өчен Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Сәмигуллин Камил Искәндәр улына Россия Федерациясе Президентының рәхмәтен белдерергә», – диелә хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында басылган документта.Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.