Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәҗәб ае җитү уңаеннан Татарстанлыларга мөрәҗәгать итте. » Рәҗәб ае Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча олыланган дүрт изге айның берсе булуы өстенә, безне озакламый Рамазан җитүе турында да искәртеп тора», — ди мөфти. Сезне, кадерле дин кардәшләрем, Аллаһ Илчесенең Сөннәтенә иярергә һәм Раббыбыз бүләк иткән бәрәкәтле мөмкинлекләрдән файдаланып калырга чакырам. Безгә әлеге айның фазыйләтләрен тиешле дәрәҗәдә олылап, тыелган гамәлләрдән читтә торырга, Яралтучыбызның рәхмәтенә, рәхим-шәфкатенә ирешергә насыйп булса иде!» — ди мөфти.