Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Миграҗ кичәсе уңаеннан мөрәҗәгать итте — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Дин

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Миграҗ кичәсе уңаеннан мөрәҗәгать итте

17.02.2023
30 ел элек Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте  барлыкка килде

Бүген, Раҗәб аеның 27нче көненә каршы кичтә, кояш баегач, бөтен ислам дөньясы мөселман календарендәге мөһим датаны — Исра вә Миграҗ кичәсен каршы алачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шул уңайдан мөрәҗәгать итте.

«Исра вә Миграҗ – Мөхәммәд пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәккәдәге әл-Хәрам мәчетеннән Иерусалимдагы Әл-Әкъса мәчетенә могҗизаи төнге сәяхәте һәм соңыннан гаҗәеп рәвештә җиденче кат Күккә күтәрелеп, биредә пәйгамбәрләр һәм фәрештәләр белән очрашуы, Җәннәтне һәм Җәһәннәмне күрүе, Аллаһ белән аралашуы ул.

Новости СМИ2

Хакыйкатьтә, якынлашып килүче мөбарәк төн болар хакында мөселманнарга бик күп белем калдырды! Моннан тыш, Аллаһ бу кичәне Миграҗ вакытында Үзенең яраткан өммәтенә биш вакыт намаз, Кыямәт көнендә мөселманнар өчен Расүлебезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) шәфәгатен һәм «Бәкара» сүрәсенең соңгы аятьләрен бүләк итеп тә олылый.

Исра вә Миграҗ Аллаһның Чиксез Кодрәт Иясе булуын дәлилли, могҗизалар кылуы турында сөйли. Шул ук вакытта бу вакыйгалар – мөселманнар өчен мөһим бер нәсыйхәттер: алар пәйгамбәребезгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) зур авырлыклардан соң юаныч буларак насыйп ителгән.

Кайгы арты кайгы килгән бу чор Аллаһның Илчесе тормыш юлында «Хәсрәт елы» исеме белән кереп калган, чөнки, беренчедән, аның яраткан хәләл җефете Хәдичә һәм абыйсы Әбу Талиб бер-бер артлы вафат булган, икенчедән, өч ел буена аның дәгъвате, кешеләргә җиткергән үгет-нәсыйхәтләре бернинди нәтиҗә бирмәгән, хәтта ки киресенчә монафыйклар тарафыннан ул мыскыллау, кимсетү һәм хурлауларга дучар булган.

Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үз башыннан шушы сынауларны сабырлык, рухи ныклык һәм тәвәккәллек белән кичергәне өчен, Аллаһ аны Үзенең бөек мәрхәмәте – могҗизаи Исра һәм Мигъраҗ сәяхәтләре белән бүләкләгән. Димәк ки, мөселманнар шуны истә тотарга тиеш: Яралтучыбыз сынауларны сабыр итеп, язылган тәкъдирдән риза булып, Аңа итәгатьлек саклап, Аның ярдәменә һәм яклавына сыенып үткәреп җибәргән колын ярата. Раббыбыз сабырларны мактый һәм аларга Коръәннең күпсанлы аятьләрендә зур бүләкләр вәгъдә итә!

Новости СМИ2

Һичшиксез, Исра вә Миграҗ кичәсе нәсыйхәтләренең берсе шулдыр: Бөек Раббыбыз кешеләргә сынаулар белән бергә сабырлык та бирә, авыр вакытларда Аңардан яклау сораган һәм котылуны Аллаһтан гына өмет иткән бәндәләрне лаеклы әҗер-саваплар көтә.

Кадерле дин кардәшләр! Мөбарәк Исра вә Миграҗ кичәсендә Аллаһтан ярдәм, ярлыкау һәм мәрхәмәт сорагыз, Кыямәт көнендә Расүлебезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бөек шәфәгатен өмет итеп, аңа салаватлар әйтегез, Коръән укыгыз, казага калган һәм нәфел намазларын укыгыз. Бу төнне гыйбадәттә булган һәркемнең догасын кабул ит, дип Аллаһка ялварам!» диелә хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-moftie-kamil-xazrat-samigullin-migra-kicase-unaennan-moraagat-itte-5867190

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Әмир Дәүләтшинның авыру тарихы

Әмир Дәүләтшинның авыру тарихы

Әдәбиятта тарих темасы ни дәрәҗәдә төгәл һәм дөрес чагыла?

Әдәбиятта тарих темасы ни дәрәҗәдә төгәл һәм дөрес чагыла?

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында, Ассамблеяның барлык мөмкинлекләрен һәм ресурсларын файдалану мөһим

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында, Ассамблеяның барлык мөмкинлекләрен һәм ресурсларын файдалану мөһим

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+