Татарстан Мәдәният министрлыгы «Хәтер өмәсе» акциясенә чакыра. Акция 10 нчы майга кадәр дәвам итә. Анда теләге булган һәркем. Культура Памяти Хәтер Өмәсе хештеглары аша кушыла ала. Чараның Төп максаты — мәдәният эшлеклеләренә хәтер һәм хөрмәт белдерү, карауга мохтаҗ кабер-ташларда тәртип урнаштыру. Исегезгә төшерәбез, узган ел акция кысаларында Арча һәм Яңа Татар зиратларында тәртип урнаштырылды.
Акция кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, мәдәният учреждениеләре, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, иҗади берлекләр, иҗтимагый оешмалар белән берлектә, танылган мәдәният, фән, мәгариф һәм журналистика эшлеклеләрен күмү урыннарын «Хәтер» исеме астында җыю буенча чара үткәрә.