Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән мәдәният тармагы объектлары һәм чаралары белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасын әзерли.
«Татарстан мәдәнияте» интернет-порталы «Мәдәни маршрутлар», «Ике яклы элемтә», «Статистика», «Гражданнарның шәхси кабинеты» кебек ярдәмче системаларны үз эченә алачак. Эшләрне быелның декабрендә тәмамларга, текстны куллануга 2024 елның башында кертергә җыеналар. Проектны гамәлгә ашыруга ел саен 4 миллион ярым сум акча тотылачак.