Татарстан мәчетләрендә вируслы йогышлы авыруларны профилактикалау өчен санитар чаралар көчәйтелде. Көн саен аларда җыештыру эшләре үткәрелә, көнгә берничә тапкыр бүлмәләрне дезинфекциялиләр.
Белгечләр махсус чистарту чаралары белән келәмнәрне, ишек тоткаларын, баскыч култыксаларын, тәһарәт алу бүлмәләрен эшкәртәләр. Моннан тыш, дин тотучылар өчен мәчет ишеге янында кул антисептиклары булган флаконнар урнаштырылган. Мәчетләрдә мондый чаралар Татарстан территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертелүгә бәйле рәвештә күрелә.