Казанга Башкортстанда яшәп, иҗат итүче татар язучылары килде. Каләм әһелләре Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге белән таныштылар. Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы вәкилләре, язучылар һәм җырчылар “Татарстан” дәүләт радиосында кунак булдылар, радио эшчәнлеге буенча кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм алга таба бергә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы рәисе, Башкортстан китап нәшрияты ветераны Динә Морзакаева.