Татарстан коронавируска каршы чикләүләрне бетерүнең икенче этабында тора. Коронавирус кайчан бирешер, бергәләп нинди саклык чараларын күрергә кирәк? Хәбәрчебез Казанның уналтынчы хастаханәсендә булып, табиблар белән аралашты.
Тизлек ул кадәр мөһим түгел, ә менә сыйфат алгы планда. Саклагыч костюмнар кию өчен 20 минут вакыт кирәк. Киемне скотч белән тыгыз итеп ябыштыралар. Бер миллиметр да ачык булырга тиеш түгел. Хәтта биткә дә пластырь ябыштыралар.
16 нчы хастаханә табиблары киеренке эшли. Көн саен авыруларның ничек тилмерүләрен күреп торалар, дәвалау өчен барысын да эшлиләр. Туганнарына киңәшләрен бирәләр.
16 нчы хастаханәдә авырудан өлкәннәр дәвалана. Барысы да ковид вирусын өйләрендә – туганнары аша йоктырган.
Биредә менә икенче ай инде вируска каршы көрәшәләр.
Һәр туган яңа көн саен авырулар дәваланып чыгу өмете белән яши.
16нчы номерлы хастаханә баш табибы урынбасары Сергей Кривошапко: «Бик хәтәр чир. Алдан фаразлап белеп булмый,авыру үзенчәлекләрнә әлегә кадәр төптән төшенә алмыйбыз.»
Ковидның авыр чир булуы «кызыл зонада» күренә. Инфекционистның кечкенә камерасы барысын да күрсәтә. Барыбызга да вирустан саклану чараларын күрергә кирәк.
Алмаз Хәкимов, Сергей Павлухин, Татарстан яңалыклары.