Татарстан коронавирус белән бәйле үлем һәм катлаулы очраклар буенча иң кискен хәлдәге төбәкләр арасына керә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин уздырган киңәшмәдә вице-премьер Татьяна Голикова әйтте.
Голикова көн саен илдә коронавирус инфекциясеннән 1 меңнән артык үлем очрагы теркәлүен искәртте. Шул ук вакытта эпидемиянең яңа дулкыны чирнең катлаулырак уза торганын китерде, илнең кайбер төбәкләрендә ул бигрәк тә ачык күренә. Авыруның кискен узуы һәм үлем очраклары күбесенчә вакцина алмаган кешеләр арасында теркәлә. 60 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулар белән интегүчеләр аерым куркыныч зонада.
Владимир Путин Россиядә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итеп игълан итте. «Хезмәт хакын саклап калып, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр көннәр — эшләми торган көннәр. Һәр төбәктә эпидемиологик вазгыять төрлечә үсеш ала», — диде президент киңәшмәдә. Шулай ук төбәк җитәкчеләренә өстәмә чаралар күрү хокукы бирелә, 30 октябрьне көтмичә, иртәрәк, 23 октябрьдән дә ял көннәрен кертергә мөмкин.