Татарстан Конституция суды Татарстан Конституциясенә багышланган иң яхшы видеороликка конкурс игълан итте. Конкурс «гражданнарны хокукый агарту, аларның социаль-хокукый активлыгын стимуллаштыру һәм халыкның хокукый культурасын үстерү максатларында» үткәрелә. Конкурста катнашу өчен гаризалар 2020 елның 20 ноябренә кадәр кабул ителә. Сораулар буенча (843) 264-74-86 телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин.