Татарстан командасы Саха Республикасы башлыгы Кубогына ГО өстәл уены ярышларында катнаша. Спортның бу төре буенча бөтенроссия ярышлары Якутиядә старт алды.
Чараның беренче өлеше круиз теплоходында уза, ә елгадан соң коры җирдә мастер – класслар, илнең әйдәп баручы уенчылары сеанслары уза. Турнирның финалы 27-28 август көннәрендә була. Катнашучылар уен кагыйдәләрен өйрәнеп кенә калмыйча, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре халыкларының фәлсәфәсе һәм тарихы, мәдәни традицияләре белән дә танышачаклар. Фестиваль кунакларын экскурсияләр, шулай ук республика мәдәнияте һәм традицион аш-су белән танышу да көтә.