Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән, Татарстан китап нәшрияте күренекле шагыйрьләребезнең портретлары һәм туган телебезгә кагылышлы шигьри юллары урнаштырылган берничә дизайн-проект әзерләде. Әлеге портретлар, шигырьләр балалар бакчалары, башка мәгариф учреждениеләре диварларына эленәчәк. Проектның максаты — үсеп килүче буында туган телгә, милли әдәбиятка мәхәббәт уяту, күренекле татар шәхесләре иҗаты белән якыннан таныштыру.
Илдар Сәгъдәтшин Татарстан китап нәшрияте генераль директоры, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре Комиссиясе әгъзасы