Әлифба мәктәп елларының беренче китабы, баланың тел ачкычы. Белем үрләрен яулый башлагач, фән нигезләренең төрлесен укыйбыз. Татарстан китап нәшрияты быелгы уку елына нинди дәреслекләр әзерләде? Бу хакта тулырак журналист Ләлә Зәйнуллина репортажында. Үзенең бер гасырлык тарихында Татарстан китап нәшрияты санап бетергесез уку әсбаплары бастырып чыгарган. Ул дәреслекләр белән меңләгән, миллионлаган укучы белем алган. Әммә заман үз төзәтмәләрен кертә.
Илдар Сәгъдәтшин Татарстан китап нәшрияты генераль директоры
Менә алар – татар телендә өр-яңа уку әсбаплары, тарих, әйләнә-тирә дөнья, җәмгыять белеме, сынлы сәнгать, география. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы белән Татарстан китап нәшрияты бастырган 38 исемдә 60 меңнән артык уку әсбабы мәктәпләргә таратыла. Бүгенге дәреслекләрне нәшер итүдә югары квалификацияле белгечләр эшли: тәрҗемәче, мөхәррир, корректорлар, версткалаучылар, дизайнер-маркетологлар.
Төгәл фәннәрне-математика, химия, биология, тарих кебек предметларны, татар телендә укытканда гына без чын татар зыялылары тәрбияли алырбыз.
Билгеле булганча, дәреслекләр Россия фән һәм мәгариф министрлыгы стандартларына туры китереп әзерләнергә тиеш. Дистанцион уку чорында нәшриятның сайтыннан һәм электрон дәреслекләреннән файдалану бермә-бер арткан.
Татарстанда гына түгел, Россиянең татарлар яши торган төбәкләрендә дә Татарстан китап нәшрият бастырган дәреслекләр белән кулланалар. Бүгенге көндә нәшрият үзенең күпсанлы басмаларын федераль исемлеккә кертү өстендә дә эшли. Хәзер һәр китапта татар сүзләрен дөрес итеп язып кына калмыйлар, электрон китапларны сөйләтеп тә була.