Мәскәүдә 3-6 июнь көннәрендә «Кызыл мәйдан» китап фестивале узды, анда Татарстан китап нәшрияты да катнашты.
Фестивальнең беренче көненең төп вакыйгасы — «Елның иң яхшы китаплары 2021» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы иде. Эксперт советлары 2021 елда чыккан басмаларны 12 тематик номинациядә бәяләде. Бу — безнең илдә беренче нәшрият конкурсы. Анда катнашу Россиянең барлык танылган нәшриятлары өчен дәрәҗә санала.