Республикада «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны дәвам итә. Автобус 1 нче мартка кадәр, республиканың 29 районында булып чыгарга тиеш. Бүген ул Чистай районына юл тотты. Ә шушы көннәрдә автобус Аксубайда булып китте.
Төп тема – 2018 нче елда Россия Президенты Владимир Путин башлап җибәргән милли проектларны гамәлгә ашыру. Утырыш барышында район, республика һәм бөтен ил казанышлары турында фикер алыштылар. Узган елда Аксубай районында 44 объектны төзүгә, капиталь ремонтлауга һәм төзекләндерүгә- 19 федераль һәм республика программасы кысаларында ярты миллиард сумнан артык акча тотылган.
Яңа фелдшер-акушерлык пунктлар һәм күперләр төзелгән, автомобиль юллары участоклары ремонтланган, гидротехник корылмалар, ишегалды территорияләре һәм җәмәгать урыннары төзекләндерелгән.