Татарстан-юллардагы камералар саны буенча илдә лидер буларак танылды. Тиздән алар тагын да арта.
Ел ахырына камера комплексларының гомуми саны меңгә якынлашырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе фаразлары буенча юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны һәм аларның авыр нәтиҗәләре кимер дип көтелә. Республика ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, бүгенгне көндә Татарстанда 897 җайланма урнаштырылган. Быелның
җиде аенда дәүләт автомобиль инспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга 4 миллион эш кузгаткан. Шуларның өч миллион ярым чамасы-фото-видео теркәү җайланмалары ярдәмендә.