Әлеге чикләүләр 4 февральдә, 14.00 сәгатьтән башлап гамәлдә һәм һава шартлары яхшырганчы дәвам итә.
Татарстан Республикасы территориясе аша узучы федераль әһәмияттәге трассаларда йөк машиналары өчен дә вакытлыча чикләүләр кертелә.
Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Синоптиклар фаразлавынча, 4 һәм 5 февральдә республика территориясендә кар, көчле буран, шулай ук юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә.
ЮХИДИ республика халкына торак пунктлардан читкә чыкмаска куша. Юлда штаттан тыш хәлләр булган очракта ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен телефон — 8 (843) 5-333-888, 8 (843) 291-91-91.