Татарстан җитәкчелеге ТАССРның элеккеге җирле сәнәгать министры Юрий Демидовның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.
Элеккеге министрның кичә, 17 гыйнварда, 86нчы яшендә вафат булуы хакында «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткән иде.
Кайгынамәдә әйтелгәнчә, Юрий Иванович Демидов 1938 елның 27 декабрендә ТАССРның Лаеш районы Урта Девятово авылында күп балалы гаиләдә туган.
Демидов хезмәт эшчәнлеген 1956 елда туган авылында клуб мөдире булып башлый. Совет армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң һәм комсомолда эшләгәч 24 яшендә аны «Комбайн» колхозы рәисе итеп куялар. 1968 елда КПССның Лаеш район комитетының икенче секретаре итеп сайлана, ә ике елдан соң ТАССРның Лаеш районы Башкарма комитеты рәисе була.
1976 елда, КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, Юрий Демидовны КПССның Югары Ослан район комитетының беренче секретаре итеп билгелиләр. Әлеге вазифада ул район авыл җирлекләрен газлаштыру һәм төзекләндерү, социаль өлкә объектлары төзү, юл челтәрен үстерү, авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә. Ул гади авыл хезмәтчәннәренә һәрвакыт кайгыртучан мөнәсәбәт күрсәтә, дип искәртә кайгынамә авторлары.
1985 елда Демидов ТАССРның Җирле сәнәгать министрлыгын җитәкли. Аның актив катнашында республика сәнәгатен үзгәртеп кору буенча масштаблы эш башкарыла, яңа җитештерү куәтләре барлыкка килә, эшләп чыгарыла торган продукциянең ассортименты киңәя. Әйтик, ул вакытта Кукмарада металл савыт-саба җитештерә торган яңа завод төзиләр, аның продукциясен Россиядә һәм чит төбәкләрдә бүген дә яхшы беләләр.
1989 елдан Демидов, «бөтен тырышлыгын базар икътисадына күчеш чорында предприятие коллективын һәм җитештерү ресурсларын саклауга юнәлдереп», «Татарместпром» җирле сәнәгате җитештерү берләшмәсен җитәкли.
Моннан тыш, Демидов республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында да актив катнаша. X һәм XI чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.
«Мактау билгесе» ордены, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Фидакяр хезмәт өчен» һәм «ТАССР оешуга 100 ел» медальләре белән бүләкләнә, «Татарстан Республикасы җиңел һәм текстиль сәнәгате атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә, ТР Президентының Рәхмәт хатына, ТР Мактау грамотасына (һ.б.) лаек була.
«Үз эшенә тугрылыгы, һөнәри осталыгы, куйган максатларга ирешүдә үҗәтлеге Ю.И.Демидовны катлаулы һәм масштаблы бурычларны хәл итәргә туры килгән барлык участокларда да башкалардан аерып тора. Эшлеклелек һәм кешелеклелек сыйфатлары, ватанпәрвәрлеге, үзенә һәм кул астындагыларга карата таләпчәнлеге нәтиҗәсендә ул хезмәттәшләре һәм җәмәгатьчелек арасында лаеклы авторитет яулый. Демидов Юрий Ивановичның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр», — диелә кайгы уртаклашу текстында.
Кайгынамәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе башлыгы Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов, ТР Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының идарә рәисе Шамил Агиев, ТР Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе генераль директоры Алексей Пахомов имзалаган.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-itakcelege-yurii-demidovnyn-vafat-buluyna-baile-ravesta-kaigy-urtaklasty-5881967