Республикада урып-җыю кампаниясе бар куәткә бара. Узган атнада Татарстан игенчеләре беренче миллион тонна ашлык суктырып алуга иреште. Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр һәрвакыт урыннарда, игенчеләр янында булырга тырыша. Әйтик, Апас районы “Шаһабиев” хуҗалыгы игенчеләре дә, җиң сызганып, урып — җыю эшенә керешкәннәр. Ниятләре бөртеклеләрне озакка сузмыйча, югалтуларсыз җыеп алу. Урыннан-безнең чираттагы репортаж.
“Шаһабиев” хуҗалыгында 163 гектарда 885 тонна арпа җыеп алынган. Бер гектардан уртача 54 центнердан артык уңыш чыккан. Сыйфаты бик сөендерә. Алар бүгенге көндә амбарларга урнаштырылган. Хуҗалыкта барлыгы 10 берәмлек техника исәпләнә. Коллективта 11 кеше эшли. Механизаторлар барысы да район кешеләре. Һәрберсе үз вазифасын җаваплылык тоеп башкара. Мәсгуть әфәнде Фәйзуллин лаеклы ялда булуына карамастан, быел да уракка чыккан. Алыштыргысыз, тәҗрибәле механизатор ул. Алмаз Сәлахетдинов та икенче ел урып-җыю эшләрендә катнаша.
Казан дәүләт аграр университеты студенты Рушан Җаббаров биредә практика, ягъни эш күнекмәләре уза. Яшь кенә булса да, тырышлыгы, җитезлеге белән җитәкчеләрнең хөрмәтен яулап та өлгергән.
Механизаторларга хезмәт итәр өчен барлык уңайлылыклар да тудырылган. Алар ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителә. Җитәкчеләре Илнар Шаһабиев үзе дә, идарәчесе Хәйдәр Зәйнетдинов та көн дәвамында кырда, игенчеләр янәшәсендә.
Алия Галиуллина, Гөлнара Сөнгатуллина, Гадил Галиев, Татарстан яңалыклары.